Пятница, 03.05.2024, 04:17
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Дневник | Регистрация | Вход
Меню сайта
Разделы дневника
Дневник сайта [4]
Проза [6]
Поэзия [4]
Сочинения [22]
Наш опрос
Какой школьный предмет вам больше всего нравится (нравился)?
Всего ответов: 437
Форма входа
Календарь
«  Апрель 2008  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Поиск
Ссылки
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Физика Информатика Астрономия Татар теле Технология
Главная » 2008 » Апрель » 3 » "Наркомания- замана чире"
"Наркомания- замана чире"
10:30

Наркомания- замана чире.

Кешедә булган кимчелекләр, көчсезлек, йомшаклык һәм наданлык исәбенә җәмгыятебездә наркомания киң тамыр җәйде. Яшь кешенең наркотиклар куллана башлавы -- ул аның бәхетсезлек юлын сайлавы, әти-әниләренә, җәмгыятькә хыянәт итүе дигән сүз.

            Наркомания кешелек җәмгыятенә коточкыч зур зыян китерә. Ул халыкны бөлгенлеккә төшерүнең һәм юкка чыгаруның иң нәтиҗәле ысулы булып тора.
 
            Наркоманнар -- ялгышлык корбаннары. Әлеге яшүсмерләргә мәктәптә һәм гаиләдә тиешле белем һәм тәрбия бирелмәгән, аларны уйларга, кылган гамәлләренә бәя бирергә өйрәтмәгәннәр. Шуңа күрә наркоман - яшүсмерләр белән түгел, наркоманиянең таралуына уңай шартлар тудырган өлкәннәрнең хаталарын булдырмау өчен көрәшергә кирәк.
 
            Наркотикларның таралуына реклама да үзеннән зур өлеш кертә. Әлбәттә, наркотикларга турыдан - туры реклама ясау тыела. Әмма наркотикларның бер төре булып саналган сигареталар белән сырага актив реклама ясау бара. Югыйсә, тәмәке тартудан, алкогольдән һәм наркотиклардан  рәхәтлек алу дәрәҗәсе уртак.
 

            Безгә наркомания ташкыны бәреп керү әфган сугышы чоры белән бәйле. Әлеге сугышта наркотиклар кулланучы солдатлар булуы мәгълүм, ләкин аларның саны да билгеле түгел һәм барысын да әфган сугышына гына сылтарга кирәкми дә.

            Безнең як наркоманнарын, башлыча Урта Азия илләре «туендыра». Ул чимал килеш тә, эшкәртелгән ак порошок хәлендә дә кертелә. Шуңа күрә аны «ак үлем» дип атаганнар.
 
            Наркотиклар әзерләнә, димәк аны кемдер таратырга тиеш, аны кулланучыларның артуы кемнәргәдер файдалы. Яныбыздагы меңләгән кеше безнең күршеләребезне, якыннарыбызны наркотиклар белән миңгерәйтү исәбенә бик яхшы яши. Наркоман үз теләге белән үз-үзенә кул салу өчен акчасын тиененә кадәр бирә, кыйммәтле әйберләрен һәм хәтта фатирын сата. Бер мәртәбә кабул итә торган дозаның бәясе 150- 200 сум тора. Бу – бик кыйбат. Ә бит җитлеккән наркоман тәүлегенә өчәр укол кадый. Наркотик таба алмаса 6-12 сәгатьтән соң анда «ломка» башлана. Бу кеше «ватылу» мизгелендә туган әнисен дә сатарга, бер укол алу өчен, теләсә нинди җинаять эшләргә, хәтта кешене үтерергә һәм үз-үзенә кул салырга мөмкин.
 
            Наркотик матдәләрнең һәммәсе дә агу. Организмга эләккәч, алар үзәк нерв системасына тәэсир итеп наркотик исереклелек халәтен китереп чыгара. Аны врачлар телендә эйфория диләр. Бу халәттә кеше чынбарлыктан тулысынча аерыла. Ул рәхәтлек, канәгатьләнү хисе кичерә. Наркотиклар баш миенең, үпкәнең, канның күзәнәкләрен тарката; психоз, эпилепсия кебек каты авырулар, күңел болгану – наркоманның һәрчак юлдашы булган авырулар.
 

            Наркоманияне җиңәргә мөмкинме? Галимнәр бу әле тиз генә булмас, диләр. Һәрхәлдә, алар моны бүгенге чын хәлне белеп әйтә. Безнең илдә «кыргый базар» мөнәсәбәтләре өстенлек иткәндә, наркоманияне җиңүгә ышаныч аз. Ләкин наркомания белән көрәштә нәтиҗәгә килү өчен түбәндәге ысулларны кулланып була:

            ­­­­- наркотиклар белән бәйләнгән кешеләргә бушлай медицина ярдәме күрсәтергә, шулай ук балалар һәм яшүсмерләр өчен реабилитация үзәкләрен ачарга;

- наркоманиягә каршы көрәшне тәмәке тартуны һәм исерткеч эчемлекләрне куллану белән бергә алып барырга;

- Урта Азия илләре белән чикләрне ныгытырга;

- студентлар һәм укучылар арасында наркотикларга каршы көрәшү өчен, яшьләрнең үзләрен тартырга;

- мәктәпләрдә һәм башка уку йортларында наркомания, алкоголизм һәм тәмәке тартуга каршы көрәшне киңрәк җәелдерергә, укучылар белән әңгәмәләр үткәрергә.

Наркомания – замана чире. Кеше үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш. Шуңа да наркотикларны татып карау тәкъдиме ясалуга бердәнбер дөрес җавап – алардан кискен төстә баш тарту!

Категория: Сочинения | Просмотров: 6706 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.0/7 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сделать бесплатный сайт с uCozCopyright MyCorp © 2024 сайт Биклянской СОШ с.Биклянь. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на biklyan.ucoz.ru обязательна. Дизайн: UcoZ-Design