Четверг, 02.05.2024, 17:03
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Дневник | Регистрация | Вход
Меню сайта
Разделы дневника
Дневник сайта [4]
Проза [6]
Поэзия [4]
Сочинения [22]
Наш опрос
Какой школьный предмет вам больше всего нравится (нравился)?
Всего ответов: 437
Форма входа
Календарь
«  Апрель 2008  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Поиск
Ссылки
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Физика Информатика Астрономия Татар теле Технология
Главная » 2008 » Апрель » 3 » "Тәмәкенең организмга зур зыян китерүе"
"Тәмәкенең организмга зур зыян китерүе"
10:26

                                

Тәмәкенең организмга зур зыян китерүе

 Кешеләрне әйләндереп алган әйләнә-тирә мохит халыкка зур йогынты ясый. Берәүләр дөрес юлдан китсә, икенчеләре начар юлга басалар. Яшүсмерләр арасында бу хәл еш очрый. Статистика күрсәткечләре буенча, студентлар һәм мәктәп укучылары тәмәке, марихуаннаны бер тапкыр гына кабып карау нияте белән начар юл буйлап китәләр. Ни өчен?
 
Өлкәннәр балаларга бу сорауны еш бирә, ләкин сорауга җавап бирә алмыйлар. Әмма үзләре үк шуңа этәргеч ролен үтиләр. Ир кешеләр дөньякүләм тартучылар рәтендә. Аларны җәмәгать урыннарында гына түгел, ә өйдә (әти, бабай, абый) дә күрәсең, аларны күзәтәсең. Беренче тапкыр кабып карыйсы килә, ә икенчесендә инде юк. Беренчесеннән соң яшүсмерләрнең икенчесе китә... Организм күнегә: тагын да күбрәк дәрәҗәдә адреналин сорый башлый. Организм сораган норманы тулыландыра. Бу, яшьләрдән кала, башкаларда да күзәтелә. Өлкәннәр бер тапкыр авызларына капкач, ташлый алмыйлар. Алар: “Тәмәкенең зыяны юк ул. Ул мине тынычландыра, рухландыра. Аны ташлау дөньяда узеңнең урыныңны югалту белән бер,”- диләр. Закон тарафыннан кабул ителгән тыюлар да тартучыларны туктата алмадылар. Ир-атлардан кала, кызганычка каршы, хатын-кызлар арасында да тартучылар булуы елдан-ел арта гына бара. Фильтрлы тәмәке тартып, кызлар үзләренең организмына зыян килми дип уйлыйлар. Бу дөрес түгел. Тәмәке хатын-кызларның организмына бик зур дәрәҗәдә тискәре йогынты ясый. Беренчедән, кайберсе ана була алмыйча кала. Икенчедән, тәмәке -- күп авыруларның башлангыч стадиясе. Язвалар, раклар тәмәке төпчегеннән килеп чыга да инде. Жавапсыз аналар да хәзерге заманда еш очрый. Баласына игътибарсыз, аның хәленә керә белми ул. Шуннан башлана да инде тәмәке тартучылык. Бала үз-үзендә бикләнә, кешеләр белән сирәк аралаша, укуы төшә, аппетиты бетә. Аннары начар юлга баса, тәмәкедән ләззәт ала башлый ул. Бу өлешчә ата-ананың зурдан-зур гаебе. Баланы шәхес итеп танымау, аңа игътибар итмәүдән алар тискәре гадәтләргә өйрәнәләр. Эшмәкәр ата-аналар, дөнья куып, балага аз вакытларын багышлыйлар. Бала, нишләргә белмичә, тәмәке, наркотик белән мавыгып китә.
 
Ә тартучылар тәмәке кулланып, организмнарына күпме зыян килгәнен беләләрме соң? Тешләренең эмале сары төскә керсә, үпкәләр төтен белән ашалалар. Тартучыларның, гадәттә, аппетитлары югала. Борын исләрне тоймый башлый. Ә тәмәкенең ачы төтене сулыш органнарына утырып, йөткерүгә китерә. Шулай ук тәмәке тартучының психикасы нык какшаган була: тиз кызып китә, юкка тузына, якыннары белән начар сөйләшә. Яныңдагы кешеләр белән аралашу теләге югала. Гаиләңә аз вакытыңы сарыф ителә һ. б. Бәләкәй балалар янында тәмәке тарту бөтенләй начар күренеш. Баланың үсеп, ныгып бетмәгән организмына зур зыян килә.
 
Тәмәкене зур партияләр белән житештерү һәм яхшы бәягә сату эшмәкәрләргә һәм тартучыларга бик яхшы. Эшмәкәр сата, тартучы ала һәм тарта. Ул моннан үзенә ләззәт ала, ә организмы зыян күрә. Тәмәкене ташлау, әлбәттә, һәрбер кешегә дә мөмкин түгел. Чөнки моның өчен кешедә рухи көч өстенлек итәргә тиеш. Кем тартуның нәрсә икәнен аңлый, шул – ташлый. Ләкин, кызганычка каршы, андый кешеләр бик сирәк.
 

Мисал артыннан ерак китәргә кирәк түгел. Минем әти унике яшеннән тәмәке тарткан. Егерме яшькә җиткәч, ташларга җыенган, ләкин гадәткә кергән нәрсәне оныта алмаган. Хәзер аңа илле яшь, ләкин ул барыбер үзенең начар гадәтеннән арына алмый. Ул йөткерә, тешләре сары төстә, ә үзе ябык. Утыз сигез ел эчендә аның үпкәсе инде зур зыян күреп, бәләкәйләнгәндер. “Нигә ташламыйсың?”- дисәң, ул: “Ташлап булмый шул, кызым!”-ди.

Рәсәй башка илләр белән чагыштырганда, тартучылар саны ягыннан беренче урында. Әлбәттә, мондый күрсәткеч белән мактанып булмый.
 
Минем уйлавымча, Дәүләт төрле чаралар күрсен иде. Көчемнән килсә, тәмәке сата торган пунктларны яптырып, илгә чит илләрдән тәмәке һ.б. зыянлы нәрсәләрне керттермәс идем. Хәзер һәрбер кибеттә, киоскта, базарда, урамда тәмәке саталар. Димәк, халыкка барлык ишекләр дә ачык. Яшьләр дә, хатын-кызлар да ала. Дәүләт югары китерелгән чараларны тормышка ашыра алмаса, кеше үз-үзен кайгыртырга тиеш. Урамда тартып торучыга бераз гына вакытын сарыф итсә, дөнья яхшы якка борылыр иде. Бер җылы сүз җитә бит кешегә.
 

Тәмәке тарту проблемасы мине һәрвакыт борчый, күңелемне әрнетә. “Алдагы буынның язмышы безнең кулларда. Яшьтәшләрем, дусларым! Н ачар гадәтләрдән арынып, сәламәт яшәү рәвеше алып барыйк; тормышның кадерен белеп яшик,”—дип дәшәм  мин һәр дустыма.

Content-Disposition: form-data; name="file1"; filename="" Content-Type: application/octet-stream
Категория: Сочинения | Просмотров: 4650 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сделать бесплатный сайт с uCozCopyright MyCorp © 2024 сайт Биклянской СОШ с.Биклянь. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на biklyan.ucoz.ru обязательна. Дизайн: UcoZ-Design