Вторник, 30.04.2024, 21:26
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Дневник | Регистрация | Вход
Меню сайта
Разделы дневника
Дневник сайта [4]
Проза [6]
Поэзия [4]
Сочинения [22]
Наш опрос
Какой школьный предмет вам больше всего нравится (нравился)?
Всего ответов: 437
Форма входа
Календарь
«  Март 2008  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Поиск
Ссылки
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Физика Информатика Астрономия Татар теле Технология
Главная » 2008 » Март » 31 » "Күңелемә уелып калган әсәрләр"
"Күңелемә уелып калган әсәрләр"
12:22

Күңелемә уелып калган әсәрләр.

            Татар әдәбиятында күренекле урын тоткан язучыларның берсе -  Гаяз Гыйлаҗетдин улы Исхакый. Гаяз Исхакый 1878 нче елның 22 нче февралендә Чистай өязенең Яуширмә авылында дөньяга килә. Ул гаиләдә бер бала була. Ата-анасының бердәнбер ышанычлы, өметләнгән балалары. Ул укый, эшли. Гаяз Исхакый танылган, халыкның хөрмәтен яулаган язучы булып җитлегә. Ләкин аның тормышы ак туры җәймәдән генә тормый, юлында каршылыклар да очрый. Г. Исхакыйны  берничә тапкыр төрмәгә утырталар.  Чистай шәһәрендәге төрмәдә утырганда,  язучыбыз атаклы “Зөләйха” әсәрен иҗат итә башлый.  1552 нче елда Казан ханлыгы Мәскәү тарафыннан сугышып алынганнан соң, рус дәүләте татарларны мәсхәрәләүнең бик күп төрле явыз ысулларын куллана. Көчләп чукындыру – шуларның берсе. Әлеге вакыйгалар шушы әсәрдә сурәтләнә дә.

            Гаяз Исхакый әсәрне башта “Мәкруһ, яхуд Зөләйхадыр” дип атарга да уйлый. “Зөләйха” трагедиясендә драматург тарихтагы реаль вакыйгаларны җепкә тезеп бирә, ничә еллар буена кимсетелеп, динне, гореф-гадәтләрне югалткан татарлар проблемасын ассызыклый. Бу әсәр – татарларны көчләп чукындыру, русларга карата нәфрәт белдергән халык трагедиясе.

            Әсәрнең үзәк герое - Зөләйха. Зөләйханы башкаларны кебек чукындыралар. Ул моның белән килешми һәм аны тугыз айга монастырьга ябып куялар. Бу җәберләүләрдән соң, Зөләйха иреккә чыга. Аның төрмәдә уздырылган елларыннан да авыр вакытлар җитә. Аның динен, аннан көчләп алып, христиан диненә күчерәләр, чит урыс мужигы белән яшәргә мәҗбүр итәләр, баларыннан, иреннән аералар. Хәтта, исемен дә тартып алып, Марфа дигән исем кушалар. Моңа карамастан, Зөләйха күңеле белән татар хатын кызы булып кала. Аның ирен күз алдында руслар кыйнап үтерәләр, ләкин ул туктап калмый. Анда нәфрәт хисе тагы да арта. Зөләйха үзенә әзерләгән агуны Петрга бирә һәм рус иренең үлүе аңа җиңеллек, шатлык кына китерә.

            Зөләйха төрмәдә чагында малаен поплыкка күчерергә әзерлиләр. Зөләйха, бу хәлне ишеткәч, баласыннан баш тарта. Ул боларның барысына да тыныч кына түзеп яшәргә уйламый, үз дине, милләте өчен үч алырга сүз бирә. Зөләйха көрәшеннән туктамый.  Шунысы сөенечле : улы яңадан мөселман диненә кайта. Зөләйханың үз сүзендә торуына, намуслы, татар динен хөрмәт итүенә барлык кеше дә сөенә. Соңгы көннәрендә дә ул татар хатын кызы булуын күрсәтә. Улларыннан аны татар зиратына күмдерелүен сорый. Зөләйха кебек көчле рухлы  кешеләр күбрәк булса, татар халкы яшәр.

            “Зөләйха” драмасы белән Г. Исхакый үз чорындагы кешеләрне генә түгел, безне дә, бездән соң киләчәк буынны да татар милләтен сакларга, аны кимсетмәскә, кимсетүләрдән якларга, аның өчен көрәшергә һәм үстерергә өнди. Ләкин барлык кешеләр дә Зөләйха кебек үз диненә, милләтенә тугры түгел. Күп кеше башка диннәр арасында “буталып” йөри. Гаяз Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәрендә укучыга нәкъ шушы тема яктыртыла.

            Әсәрдә төп геройлар -  Шәмсетдин һәм Анна. Шәмсетдин – авыл егете, ул, татарча сөйләшеп, татар авылында яши. Ә соңрак ул шәһәргә эшләргә китә. Шәһәрдә ул рус кешеләре белән аралашып, танышып, шәһәр тормышына кереп китә. Шәмсетдин театрга йөрергә ярата. Театрда ул Анна Васильевна белән таныша. Шушы көннән соң алар икесе бергә театрга йөри башлыйлар.

            Анна – бик уңган, акыллы, тыйнак, тырыш рус хатын-кызы була. Бәлки, шуның өчен Шәмсетдингә аның белән рәхәт була. Ул Анна белән чит илгә ял итәргә барып кайта. Анна белән Шәмсетдин гел бергә булалар. Бергә ял итәләр, театрга йөриләр, бергә рус поэзиясен укыйлар. Шулай итеп алар бер-берсенә ияләшәләр, бергә тора башлыйлар.

            Шәмсетдингә Анна белән рәхәт булса да, ул әле аңа өйләнергә җыенмый. Шәмси үзенә татар кызын эзли. Ул бик күп татар кызлары белән таныша, очраша. Татар кызлары арасыннан Аннага охшаганнарын эзли, аларны Анна белән чагыштыра.   Татар милләтеннән булган кызларны күпме сайласа да, ул үзенә ошый торганны, Аннага охшаганны таба алмый.

            Шулай айлар, еллар үтә, Шәмси белән Анна бергә яши башлыйлар. Көннәрдән бер көнне Анна Шәмсигә йөкле булганлыгын әйтә. Моны ишеткәч, Шәмси югалып кала, нәрсә эшләргә белми һәм авылларына кайтып китә. Авылларында Шәмси һаман тормыш көтәрдәй  татар кызын эзли, ләкин Анна кебекне таба алмый.

            Шәмсетдин озак вакыт авылда яши, ә Анна аңа матур итеп хатлар яза, фотосурәтләрен җибәрә. Фотосурәттә Анна балалары белән төшкән. Шәмси Аннаны сагына, балаларын күрергә тели һәм киредән шәһәргә кайтып, Анна һәм балалары белән яши башлый.

            Бер көнне Шәмсетдин  Анна белән балаларның  чиркәүгә кереп барганнарын күрә. Ул моңа түзә алмый, киредән авылга кайтып китә. Авылда Шәмси бик озак уйлана, нәтиҗәдә,Аннадан башка тора алмаганын аңлый.

            Шәмсетдин киредән Аннага кайта, һәм алар бергә тора башлыйлар. Шәмси балаларының чиркәүгә йөргәненә бер сүз әйтмәсә дә, киләчәктә балаларын үз дине белән таныштыру турында хыяллана. Ләкин минем күңелем моңа никтер шикләнә.

         Бу ике әсәрдә капма – каршы геройларның тормышы тасвирланган. Мин    “Зөләйха” әсәрендә Зөләйханың ныклыгына, горур булуына, туган халкын шулай югары дәрәҗәдә сөюенә сокланмый кала алмыйм. Ә “Ул өйләнмәгән иде” әсәрендәге Шәмсетдин кебек кешеләр тормышта әзрәк булса, тормышыбыз, киләчәгебез  тагын да  яктырак, матуррак булыр иде.

Категория: Сочинения | Просмотров: 3790 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сделать бесплатный сайт с uCozCopyright MyCorp © 2024 сайт Биклянской СОШ с.Биклянь. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на biklyan.ucoz.ru обязательна. Дизайн: UcoZ-Design