Суббота, 27.04.2024, 17:47
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Дневник | Регистрация | Вход
Меню сайта
Разделы дневника
Дневник сайта [4]
Проза [6]
Поэзия [4]
Сочинения [22]
Наш опрос
Какой школьный предмет вам больше всего нравится (нравился)?
Всего ответов: 437
Форма входа
Календарь
«  Март 2008  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Поиск
Ссылки
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Физика Информатика Астрономия Татар теле Технология
Главная » 2008 » Март » 31 » Стихи учеников 5 класса.
Стихи учеников 5 класса.
12:19

Безнең Йомшаккай.

Бар безнең песиебез,

Исеме аның Йомшак.

Бигрәк иркә инде ул:

Мендәрдә ята йоклап.

 

Ит белән ак күмәчне

Бигрәк инде ярата.

Шуңа күрә тычканнар

Кырыенда йоклап ята.

              Ильвина Шәрифуллина.

 

Минем песием.

            Минем песи бик шаян!

            Килгәндер ул урманнан.

            Ашый ул бәрәңге дә,

            Белми нәрсә эшләргә дә.

 

            Өй бит ул урман түгел,

            Ул бит карурман түгел.

            Ләкин песи аңламый –

            Ул дәфтәр ертып уйный.

 

             Әни каты ачуланды,

            Тик песи аңламады.

            Песи һаман уйный шулай,

            Нәрсә эшләрсең, малай.

                       Наилә Габдрахманова.

 

 

         Актәпи.

Песиебез ак тәпиле

Булып чыкты үскәндә.

Актәпи дип исем куштык,

Матур булып үскәнгә.

 

Аңа, Актәпи, дип дәшсәм,

Йөгереп килә яныма.

Аннан артымнан да калмый

Бер генә адымга да.

 

Шундый шаянлыгы өчен,

Мин аны бик яратам.

Һәр көн аңа карап туймыйм,

Аның белән сокланам.

                        Лилия Степанова.

 

 

Безнең песиебез.

Яши безнең өебездә

Өч төсле матур мәче.

Яше җидедә аның,

Юк белмәгән нәрсәсе.

 

Яратабыз песиебезне,

Иркәлибез барыбыз,

Чөнки тычкан күселәрдән

Ул бик яхшы сакчыбыз.

 

Песи дә безне ярата,

Мине инде бигрәк тә.

Тәмле сөт белән сыйлагач,

“Мияу” дип рәхмәт әйтә.

 

Мин авырган чагында да

Песи минем янымда.

Уенны да читкә куймый

Инде әни булса да.

                        Ләйсән Сөләйманова.

 

                                  

Көчек.

Минем яраткан хайван

Ул – көчек.

Алар бит

Бик бөтерчек.

 

...Беркөн әтием миңа

Бер көчек алып бирде.

Ул көчек бик тиз генә

Өйгә йөгереп керде.

 

Йөгереп керү белән ул,

Песинең сөтен күрде,

Бик тиз генә барды да

Аны эчеп бетерде.

 

Мин аны бик яратам,

Ул да мине ярата.

Ул шундый матур булгач,

Гел үзенә карата.

                          Айназ Әхмәтҗанова.

Категория: Поэзия | Просмотров: 2398 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сделать бесплатный сайт с uCozCopyright MyCorp © 2024 сайт Биклянской СОШ с.Биклянь. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на biklyan.ucoz.ru обязательна. Дизайн: UcoZ-Design