Вторник, 30.04.2024, 15:18
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Дневник | Регистрация | Вход
Меню сайта
Разделы дневника
Дневник сайта [4]
Проза [6]
Поэзия [4]
Сочинения [22]
Наш опрос
Какой школьный предмет вам больше всего нравится (нравился)?
Всего ответов: 437
Форма входа
Календарь
«  Март 2008  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Поиск
Ссылки
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Физика Информатика Астрономия Татар теле Технология
Главная » 2008 » Март » 28 » "Гаяз Исхакый иҗатында яратып укыган әсәрләрем"
"Гаяз Исхакый иҗатында яратып укыган әсәрләрем"
18:39

                               Гаяз Исхакый  иҗатында яратып укыган әсәрләрем.

   

 Татар әдәбиятына үзеннән зур өлеш керткән драматургларның берсе - әлбәттә, Гаяз Исхакый. Чөнки ул кечкенә чагыннан алып гомеренең соңгы минутына кадәр үзенең берсеннән-берсе матур булган әсәрләрен иҗат итә һәм, шул рәвешле, татар әдәбиятын үстерә. Хәтта тормышның авыр сынаулары да аны сүндерми, ә дөрләтеп яндыра гына. Ул үзенең әсәрләре белән яши һәм, халыкка җиткереп, аларны уйландырырга мәҗбүр итә. Гаяз Исхакый, үзенең бастырылып чыккан язмалары өчен, патша тарафыннан берничә тапкыр төрмәгә утыртыла, сөргенгә җибәрелә. Ләкин ул, бернигә дә карамастан, көчле рухлы, түземле, чыдам кеше була һәм аның бу күркәм сыйфатлары мактауга лаеклы. Аның иҗаты киң кырлы, бай фикерле, яңалыклар белән яңартылган.

 Үз әсәрләрендә ул һәр чор өчен актуаль булган темаларны яктырта, үзенә генә хас булган уй-фикерләрен яза.

Гаяз Исхакый “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәрендә гаилә, милләт, төрле диннәр проблемасын күтәрә. Әсәрдә ул төп геройлар итеп Шәмсетдинне һәм Аннаны ала, бу ике герой белән ул бик күп темаларны яктырта. Шәмсетдин - авыл егете, татар авылында туып үскән. Ә инде еллар үтү белән, Шәмсетдин шәһәргә китә һәм    шәһәр йогынтысына бирелә. Вакытлар үтү белән, ул  үзенә тормыш юлдашы эзли башлый. Аның татар диненнән булган кыз белән гаилә корасы килә. Ләкин Шәмсетдин рус милләтеннән булган Анна белән таныша. Анна хатын-кызларга хас барлык яхшы сыйфатларны туплаган була. Ул бик уңган, акыллы, кичерә белүче хатын була. Алар очраша башлыйлар, Шәмсетдингә Анна белән уңайлы була. Алар үзләренең ялларын да бергә үткәрәләр, чит илләрне дә Шәмсетдин Анна белән күрә. Ләкин Шәмсетдин Аннаны яратмый, ул күңеле белән һаман да татар кызын эзләп яши. Анна да бик акыллы була, шуңа күрә ул Шәмсетдинне ашыктырмый. Алар бергә яши башлыйлар, һәм менә шушы вакытта Шәмсетдин Аннага ияләшә дә инде. Ул Аннада үзенең хыялындагы татар кызын күрә башлый. Ә инде Анна Шәмсетдингә бала көткәнен әйткәч, Шәмсетдин ике ут арасында кала. Ул  авылга кайтып китә, Аннаны онытырга тели. Ул анда бик күп татар кызлары белән таныша. Аннаны онытырга теләге булса да,  ул һәрбер кызда да анда булган  сыйфатларны күрергә тели. Ә шул вакытта Анна Шәмсетдингә хатлар яза, фотосурәтләрен җибәрә. Шәмсетдин Аннаны сагына һәм кире шәһәргә кайтып яши башлый. Ләкин Шәмсетдин Аннаның балаларны чиркәүгә алып кергәнен күргәч, аның өчен ул аяз көнне яшен суккандай була. Бу вакытта ул үз дине бетүен тоя.

Бернигә дә карамастан, Шәмсетдин Анна белән яшәвен дәвам итә. Күңеленнән  үзен кайчан да булса  балаларымны  татар дине белән таныштырырмын дип юата. Ләкин ул Шәмсетдиннең хыялы гына булып калыр, минемчә, чөнки ул бүген эшли аласы эшен гел икенче көнгә калдыра.

Гаяз Исхакый бу әсәрдә катнаш никахлар проблемасын күтәрә һәм милләтнең бетүен дә шуларда күрә. Әсәрда язучы Аннаны гәепләми, чөнки аның өчен дә үз милләте кадерле. Минем уйлавымча, бу әсәрдә көчле мәхәббәт хисләре юк, чөнки алар бер-берсен яратмыйлар, аларга бергә яшәү уңайлы гына.

Яратып укыган әсәрләремнең берсе - “Өч хатын белән тормыш”. Әлеге әсәрендә Гаяз Исхакый гаилә проблемаларын, хаксызлыкны һәм начар кешеләрнең башкаларга йогынтысын күрсәтә.

Бу әсәрнең төп герое  - Казан бае Кәрим.  Гаяз Исхакый аны надан, кыланчык, бер кайгысыз бай малае итеп күрсәтә. Ләкин аңа да карамастан, аның хатыны Әсма акыллы, сабыр, эшкә уңган хатын була. Вакытлар үтү белән, Кәрим икенче хатын алырга була һәм Мәрьямгә өйләнә. Мәрьям үз гомер юлында бик күп бозыклыклар кылган хатын була. Кәрим ике хатын белән генә чикләнми, бөлгенлеккә төшкән гаиләдән,мәҗбүр итеп, Сорур исемле кызны хатынлыкка ала. Ләкин өйдә тынычлык булсын өчен акыл кирәк, монда инде акчалар белән генә хәл итеп булмый. Ә Кәрим ,белгәнебезчә,надан була, ул үз өендә тәртип урнаштыра алмый. Бу өйдә барысына да баш булып Мәрьям тора. Мәрьям барысын да кимсетә, җәберли, хәтта кул күтәрергә дә читенсенми.

Кәрим моны күрсә дә бернәрсә дә эшли алмый. Бу өйдә тынычлыкның ни икәнен дә оныталар һәм бер - берсе белән талашып яшиләр. Кәримне яратып кияүгә чыккан Әсма гына аны яратуын дәвам итә. Озак та үтми, Кәрим бөлгенлеккә төшә. Моны белеп алган Мәрьям качу ягын карый һәм калган байлыкларны алып кача. Ә Сорурны кире әти-әнисе янына кайтаралар. Әсма гына барысын да кичереп Кәрим белән кала. Кәрим бик нык авырып киткәч тә, Әсма аны терелтер өчен бөтен көчен куя. Кәрим вафат була, ләкин вафат булыр алдыннан ул үзенең барлык хаталарын да таный һәм Әсма алдында гафу үтенә. Әсма аны, әлбәттә, кичерә.

Гаяз Исхакый бу әсәрдә якыннарның кадерен белергә өнди. Акыл белән эш итәргә куша. Ул җәнҗалларның күбесен  Мәрьям аркасында икәнен күрсәтә. Моның белән автор начар кешеләрнең башкаларга тәэсирен күрсәтә. Әсәрдә Кәрим дә үз хаталарын таный һәм гафу үтенеп тормыштан китә.

Гаяз Исхакый - зур талант иясе. Аның һәрбер әсәрендә бик зур мәгънә ята. Бу әсәрләр - барлык укучыларга да рухи азык. Аның әсәрләре кешене тәрбияли,  әхлакый яктан ныгыта торган . Хәзерге заман кешеләре өчен дә Гаяз Исхакыйның әсәрләре актуаль, бүгенге көндә дә язучыларның төп темалары булып катнаш никахлар, дорфалык, тәртипсезлек, милләтнең бетүе, искелек белән яңалык көрәше тора. Ә Гаяз Исхакый бу проблемаларны инде күптән күргән һәм моңа битараф кала алмаган. Ә инде аның сәхнәдә уйналган әсәрләрен карап,  кешеләр беркайчан да тирән уй-кичерешләрсез таралмыйлар. Аның әсәрләре буенча куелган спектакльне караган һәр кеше күңелендә ирексездән  үз теленә, үз милләтенә, үз диненә соклану теләге  уяна. Гаяз Исхакый – бөек әдип.Ул үз каләме белән көчле! Гаяз Исхакый безгә еллар үтеп тә югалмас, алтыннарга тиң зур мирас калдыра.

Категория: Сочинения | Просмотров: 19533 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.5/62 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сделать бесплатный сайт с uCozCopyright MyCorp © 2024 сайт Биклянской СОШ с.Биклянь. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на biklyan.ucoz.ru обязательна. Дизайн: UcoZ-Design