Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Физика Информатика Астрономия Татар теле Технология |
|
Главная » 2008 » Март » 28 » Стихотворения Валиуллиной Айгуль
Стихотворения Валиуллиной Айгуль | 18:29 |
Туган ягым.
Гүзәлләрнең гүзәле -
Ул минем туган ягым.
Табигате бигрәк матур
Минем туган ягымның.
Елгалары, инешләре
Бик киң җәелеп ята,
Чәчәкләре һәм гөлләре
Хуш исләрен тарата.
Күкнең зәңгәрлеген күрсәң,
Башың әйләнеп китәр.
Болыннарның киңлегенә
Бер карап алу җитәр.
Безгә кунакка килсәң,
Бу матурлыкны күрерсең.
Туган ягым матурлыгын
Узең күреп белерсең.
Җәйге хозурлык.
Бигрәкләр дә эссе көн,
Чыдап булмый кызуга.
Киңәшеп, дуслар белән
Киттек су коенырга.
Килеп җиттек елгага,
Суы бик нык җылынган.
Әйтерсең лә безнең генә
Килгәнне көтеп торган.
Җылы суда рәхәтләнеп,
Шатланышып йөзәбез,
Уйныйбыз да көләбез,
Баш белән су сөзәбез.
Инде бер суга кергәч,
Чыгасы килми аннан.
Инде килгәч, китәсе
Килми бит су буеннан.
Яңа ел килә безгә!
Яңа ел килә безгә
Матур чыршылар белән.
Күрегезче ул чыршыны,
Ничек матур бизәлгән!
Аның астында бик күп
Уенчыклар, бүләкләр.
Яңа елда кабул булсын
Барлык изге теләкләр!
Кыш бабай һәм Кар кызы
Тиздән килеп җитәрләр.
Киләсе ел хуҗасы -
Кәҗәне ияртерләр.
Кара кәҗә һәркемгә
Ак бәхет бүләк итсен.!
Бүләк белән һәр баланы
Чиксез шатлыкка күмсен!
Гөлләрем чәчәк ата.
Минем яраткан гөлләрем
Беркөнне чәчәк атты.
Тәмле – тәмле исләрен,
Бар бүлмәгә таратты.
Кызыл, сары, ак, зәңгәр -
Бик күп төрле төслеләр.
Барысы да бер көнне
Чәчәк атып беттеләр.
Гөлләремнең чәчәк атканын
Зарыгып көтеп алам.
Чәчәк атканын күрсәм,
Озаклап карап торам.
Яратам мин гөлләремне,
Һәр көн иртән су сибәм.
Аларның чәчәк атканын да
Иң беренче мин күрәм.
Шаян рәссам.
Кызык бит ә, ничек итеп
Cуык рәсем төшерә.
Иртән торуга тәрәзне
Чуарлаплар бетерә.
Шул рәсемгә озак итеп,
Күз алмый карап торсаң,
Күрерсең: бер тәрәзгә
Ничаклы рәсем сыйган.
Кар бөртеге, чыршы, ылыс,
Төрле – төрле язулар.
Аңлый алмыйм: ничек болар
Бер тәрәзгә сыйганнар.
Әһә, аңлашылды бугай,
Төнлә суык килгән бит.
Тәрәзәгә бик вак итеп,
Рәсем ясап киткән бит. |
Категория: Поэзия |
Просмотров: 2090 |
Добавил: Admin
| Рейтинг: 3.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|