Воскресенье, 28.04.2024, 10:44
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Дневник | Регистрация | Вход
Меню сайта
Разделы дневника
Дневник сайта [4]
Проза [6]
Поэзия [4]
Сочинения [22]
Наш опрос
Какой школьный предмет вам больше всего нравится (нравился)?
Всего ответов: 437
Форма входа
Календарь
«  Март 2008  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Поиск
Ссылки
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Физика Информатика Астрономия Татар теле Технология
Главная » 2008 » Март » 28 » Стихотворения Валиуллиной Айгуль
Стихотворения Валиуллиной Айгуль
18:17

       Чебен куабыз.

Өйгә бер чебен кергән дә

Очып йөри тыз да быз.

Гаилә белән шул чебенне

Ярты сәгать куабыз.

        Тоттырмый бит шул чебен,

        Һаман да очып йөри.

        Без артыннан чабабыз,

        Ә ул безгә кул изи.
 

                               Безнең класс.

Безнең класс бик уңган.

Ат елында ул туган.

Атлар тырыш булганга,

Ул безнең класс булган.

         Эшлибез без тырышып,

         Ярышып та узышып.

         Йөрмибез без урамда

         Елашып һәм сугышып.

Газеталар чыгарабыз

Бәйрәмгә һәм конкурска.

Атна саен чыгып тора

Кирәк түгел подписка.

          Класста без ундүрт кеше - 

          Өч малай һәм унбер кыз,

          Җавапсыз калдырмабыз

          Безгә хатлар языгыз!
 

      Язгы шатлык.

Менә яз да килеп җитте.

Карлар эри башлады.

Безгә җылы яклардан

Кошлар кайта башлады.

          Тиздән каникуллар җитәр,

          Һәм без бик сөенербез.

          Шатлыгыбыз эчкә сыймас,

          Очып кына йөрербез.

Әле без бүгенге көндә

Бик тырышып укыйбыз.

Куркынычсызлыкларны

Башыбызда туплыйбыз.

             Бүген әле яз гына –

             Елның иң Гүзәл чагы.

             Мондый матур,ямьле көннәр

             Кайчан эләгер тагы?

Язгы көн ул – иң матур көн,

Бишле дә күп эләгә.

Бар җирне кояш кыздыра,

Бер җирдә  юк күләгә.

              Тәрәзәдән : «Бишле ал !» - дип,

              Кояш елмаеп тора.

              Вакыт бер дә туктап тормый,

              Ул һаман алга бара.
 

         Минем әнием.

Безнең әни бигрәк уңган

Эшли ул бар эшне дә.

Ярата ул һәммәбезне

Энемне дә,мине дә.

                Иртән торып аш әзерли,

                Уята гаиләбезне.

                Без әнине яратабыз,

                Булышабыз һәр көнне.
 

             Сигезенче март.

       Язның беренче бәйрәме –

       Сигезенче март җитте.

       Беләм,һәммәбез аны

       Бик тә зарыгып көтте.

                   Сез дә шулай диярсез,

                   Ул бәрәм бик кадерле,

                   Чөнки ул көнне күбрәк

                   Котлыйлар әниләрне.

       Әниләрне генә диеп

       Уйлый күрмәгез тагын.

       Котлыйлар ул көннәрдә

       Матур,гүзәл кызларны.

                    Әбиләрне дә онытып

                    Калдырырга ярамый.

                    Бәйрәмнәр күңелле үтсен

                    Бернигә дә карамый.

 
                      Ике сугыш чукмары.

                          Ике сугыш чукмары

                          Сугышалар пыр тузып.

                           Кычкыралар үртәшеп,

                           Бер-берсеннән уздырып.

 

 

Категория: Поэзия | Просмотров: 2330 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сделать бесплатный сайт с uCozCopyright MyCorp © 2024 сайт Биклянской СОШ с.Биклянь. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на biklyan.ucoz.ru обязательна. Дизайн: UcoZ-Design