Рәшит Юнысов 1930 елда Чаллы районы (Тукай) Биклән авылында туа. Биклән мәктәбендә урта белем алгач, Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлый. 1958 елда шул ук шәһәрдә югары педагогик белемгә ия була. Әгерҗе һәм Тукай районы мәктәпләрендә рус теле, физкультура укыта. Әгерҗе районында мәктәп директоры, район газетасы редакциясендә тәрҗемәче була. Партия эшендә эшли. 1976—7990 елларда «Камгэсэнергострой» идарәсендә кадрлар бүлеген җитәкли.
Чаллыда 1972 елдан яши.
Сатирик-юмористик шигырьләрне, хикәяләрне1950 елдан бирле яза. Алар 7 исемдәге күмәк җыентыкта басылып чыктылар. Халык арасында киң таралган «Хәтфә» җырының сүзләре авторы.
"Җайлы Җаһит"
(юмореска)
Һәр эшне чамалап-җайлап башкаручы Җаһитның хатынына шомырт чәчәк аткан вакытта салкын тимичә калганы юк. Үлән чәйләренең файдасы чамалы булганга, Миннеруй Җаһитны кәнсәләргә ашыктыра. Ә Җаһит, юк-бар сәбәп табып, колхоз кәнсәләренә баруны сузып килә. Ни өчен дисәгез, язгы чәчү тәмамланганнан соң егерме көн инде бер тамчы яңгыр яуганы юк. Шушындый пошаман чакта колхоз рәисе әллә синең гозереңне үтәр дисеңме?
Ниһаять, егерме беренче көн дигәндә, бөтен авыл халкын шатландырып, яшенле яңгыр яуды. Бар табигать иркен сулыш алды. Хәтта тавыклар да, берьюлы ике күкәй салгандай, берсеннән-берсе уздырып җырлыйлар. Алар белән чагыштырганда, Кырлай тавыкларының моңлануы чүп кенә!
Яңгыр туктау белән, Җаһит кәнсәләргә ашыга. Әлбәттә, колхоз рәисе Ризван аны йөз процент елмаю белән каршы ала. Куе кара мыегын сыпырып куя да, кәнсәләрнең урам якка караган өч тәрәзәсен дә киереп ачып җибәргәч, Җаһитка да, урамга да карап такмаклый:
Камышлының һавасы,
Йөрәкләргә дәвасы.
Шәһәргә без кызыкмыйбыз,
Безгә монда каласы.
Тамак кырып, өстәл артына утыра да Җаһитка сорау бирә:
- Тагын шул шомырт гриппымы?
- Шул булмыйча соң, киеме юктай, саклана белми бит, - ди Җаһит, ишек катыннан узмыйча гына.
Колхоз балының шифасы үзен бик тиз сиздерә. Ике-өч көннән төчкерү-йөтке-рүләрнең эзе дә калмый Миннеруйда. Җаһитның «җайлы» дигән кушамат йөртүе тикмәгә түгел. Теләсә нинди хәлдән чыгу юлын таба шул ул.
Бермәлне Имәнле авылында яшәүче энесе Сабирҗан Җаһит белән Миннеруйны кунакка чакырып хат яза. Килми калмагыз, кунак та булырсыз, Сабантуйда һөнәреңне дә күрсәтерсең, дигән юллар да була ул хатта.
Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит, диләр бит. Тиешле күчтәнәчне алып, атны шлеялап җигеп, тарантаска киерелеп утырып, кырык чакрымлык сәфәргә чыгып китә болар. Күңелләре күтәренке, яшь чакларын искә төшерәләр.
- Хәтереңдәме, анасы,-дип башлый хатирә янчыгын чишеп Җаһит, - көтүдән кайтмаган сарыкларны эзләгән чаклар?
- Хәтердә булмыйча, сарык хәйләсе белән мине эзләгәнсең лә син, түбән оч чишмәсенә киткәнемне күреп калгансың да... Әрсез алабай, чиләкләремне капка төбенә чаклы күтәреп кайттың да, суны алып кайтканның хакы шушы булыр дип, үбеп тә алдың, - ди Миннеруй елмаеп. Имәнлегә чаклы нибары сигез чакрым җир калгач, бахбайлары арыды лабаса. Дилбегә какканны гына түгел, чыбыркыны да бар дип тә белми. Ә җайлы Җаһитның моңа бер дә исе китми:
- Хәзер Кушкүлгә керәбез, аннан Имәнлегә өч кенә чакрым кала, боерган булса. Чәчеңне яулык астына кыстыр, чегәннәргә охшап кеше көлдермик!
- Көлкегә калдык та инде. Кешеләрнең күзе битенә тары ярмасы сибелгән хатыныңда булмас, көч-хәл белән сөйрәлүче атыңда булыр, - диде Миннеруй, тавышын күтәрә төшеп, һәм карашын аттан алдагы авылга күчерде. - Юньле хайван да бирмәгәннәр үзеңә.
Бер дә хәсрәтләнмә, анасы, «җайлы» дигән койрыкны авылдашлар зрәгә генә такмаганнар ич миңа. Чыбыркыны тарантас башына яшерәм. Дилбегәне тот, каккалама да, суккалама да, үз көен югалтмасын.
Шул сүзләрдән соң Җаһит, арыш капчыгыннан скрипкасын алып, Кушкүлнең басу капкасыннан керүгә, «Шахта» көен сыздырып җибәрә. Инде эш көнен тәмамлаган яше-карты урамга атылып чыга.
Яшь кенә егет, тарантас белән тигезләшеп атлый-атлый, Миннеруйга болай ди:
- Сез артистлар мәллә, алар киләсе иде безгә.
- Юк ла, яшь чакларны искә төшереп уйный торган гадәте бар инде аның, - ди Миннеруй, бөтенләй туктамаса ярар иде дигәндәй, карашын атка юнәлтеп.
«Шахта» көен тагын да көчлерәк яңгыратучы Җаһитның аркасыннан сөеп, егет болай ди:
малкайда! лар, аңламас сиңа, адәм акылы бар ул генә атлый бит. Аңламый, дигән була Ул атыгызны әйтер идем, скрипка көенә - Илла килештереп барасың да инде.
|