Дустымны юксынам
Бар бит ул дөнья мәшәкатьләрен бер якка куеп, үз максатына ирешүче кешеләр. Шундыйларның берсе - Вәлиев Габделхәлим, тагын да төгәлрәк итеп әйтсәк, Бүре Хөснулла малае. Ул миннән ике яшькә кече булса да, бер мәктәптә укып, бергә уйнап үстек. Җәй көннәрендә вакытыбыз урманда җиләк, шомырт, чикләвек җыеп узса, кышын алар өе янындагы тау безнеке инде. Беребездән икенчебез уздырырга тырышып, чаңгы белән шуып төшәбез, егылсак та, еламыйбыз, унбиш-егерме градус салкынны бар дип тә белмибез. Ә инде утыз-кырык градус булса, өйләребездә китап укыйбыз.
Аның әти-әнисе колхозга кермичә аерым хуҗалык булып яшәде, шуңа күрә җирле хакимият һәрвакыт кырын күз белән карады. Унбиш сутыйлы бакчага бәрәңге утырту юк, сыер-сарык асрау хыялда гына, барыбер көтүгә чыгарттыр-маячаклар. Бөтен байлык - ишегалдында утыртылган бәрәңге, лапастагы дүрт тавык та бер әтәч һәм көн саен юмартлыгын күрсәтүче сакалбай. Ишегалдына утыртылган шау чәчәктәге бәрәңге һәм алар арасыннан лапаска кадәр сузылган, сират күпере киңлегендәге сукмак әле дә күз алдымда тора.
Җитәкчеләр генә түгел, авыл кешеләре дә дошман күрде аларны. Шулай көзгә таба урманнан чикләвек җыеп кайтып киләбез, артыбыздан җигүле ат куып җитте. Безнең белән тигезләшкәч, хуҗабикә (хәзер исеме хәтердә калмаган) атны туктатты. Аның колхозныкы булып чутланган урмандагы алма бакчасыннан складка алма алып кайтуы икән. Арба төбендәге бодай саламына юка гына итеп алмаларны тараткан.
- Әйдә, Юныс абзый малае, утыр, - диде ханым елмаеп һәм шунда ук Габделхәлимгә карашын юнәлтте: - Ә син утырма, син колхозчы малае түгел!
Әлбәттә, мин иптәшемне ташлап утырмадым. Бергә-бергә уйнашып, көлешеп кайттык. Кәеф шәп: аркадагы биштәрдә чикләвек, аякларда скороход чабата, дүрт чакрым җир чутмыни безгә!
Ничек кенә кимсетмәсеннәр, Габделхәлим дустым теләгенә иреште. Ул Алабугадагы ФАШка (фельдшеро-аку-шерская школа), ә мин шул ук шәһәрдәге китапханә техникумына укырга кердек. Минем кайда укыганымны белгәч, Хөснулла абзый көлеп болай дигән иде: «Синең укуың укумыни, песня-пляска, вөт минем малайның укуы - уку, барыгызга да кирәкле!»
Тора-бара шаярып әйткән сүзләрнең офыгы тагын да киңәйде бит. Габделхәлим, ФАШны иң яхшы билгеләргә тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт медицина институтына укырга керде.
Монда да сынатмый ул. Шуңа күрә дә институт хуҗалары аны Куйбышевтагы хәрби-медицина академиясенә җибәрәләр. Бу өченче курста укыган чакта була. Ә анда уку тагын да зур җаваплылык өсти авылдашыма.
Һай бу көнчелек, һай бу хөсетлек, кай-ларга гына барып ирешми дә, кемнәрнең генә теңкәсенә тими! Әйбәт кенә укып яткан вакытта Академия җитәкчеләренә Бикләннән хат килеп төшмәсенме... Имеш, нигә Вәлиевны шундый дәрәҗәле уку йортына алдыгыз, ул бит кулак малае, анда укырга тиеш түгел һ.б. Ә хатка бер генә түгел, унике кеше кул куйган. Менә сиңа мә! Дүрт тавык, бер кәҗә асраган кеше дә, теләсәң, кулакка әйләнә икән ич. Әмма җитәкчеләрнең, укытучы профессорларның карары катгый: «Вәлиевны кыерсытмаска, аннан менә дигән кардиолог чыгачак». Һәм укытучыларның өмете аклана да: авылдашым 1954 елда Академияне алтын медальгә тәмамлый. Ә институттан соң Йошкар-Олада хезмәт итә. 1956 елда Венгрия чуалышында совет солдатларын аякка бастыруда да аның өлеше зур була. Дөрес, ул турыда Габделхәлим артык бирелеп сөйләмәде, күрәсең, шулай кушканнардыр. Инде Ленинградта тагын бер кат үзенең тәҗрибәле кардиолог икәнен күрсәткәннән соң, аны тагын да җаваплырак җиргә - Байконурга җибәрәләр. Биредә ул 1968-1978 елларда галәм киңлекләренә очучы космонавтларга фатиха бирүдә үзеннән зур өлеш кертә. Аның фидакарь хезмәте бушка китми, космонавтлар исән-имин җиргә әйләнеп кайталар. Ә Габделхәлим капитаннан майор дәрәҗәсенә күтәрелә.
Йөрәк авыруларын дәвалау буенча шактый тәҗрибә туплаган табиб, башка табиблар да аның эш алымнарын куллансыннар өчен, «Военно-медицинский журнал»га мәкаләләр җибәрә. Һәм алар журнал битләрендә лаеклы урын ала. Журнал белән элемтә 1979 елда Одинцово госпиталенә эшкә күчерелгәч тә дәвам итә. Дустымның ачышларына сөенәсе урынга, бу юлы үзе белән эшли торган иптәшләре көнләшә: «Журнал редакциясендә берәр татар эшли торгандыр, юкса, Вәлиев-ның мәкаләләрен еш басмаслар иде». Гомеренең соңгы көннәренә, ягъни, 2004 елның гыйнварына кадәр Габделхәлим госпитальдә кардиология бүлеге җитәкчесенең урынбасары була. Биредә ул подполковник һәм полковник дәрәҗәләрен ала. Аның кул астында дәваланып чыккан хәрбиләр, үзләренең яшәү урыннарына таралгач, авылдашыма рәхмәт хатлары, бүләкләр җибәрәләр.
Менә шундый олы җанлы кеше иде ул полковник, медицина фәннәре докторы Габделхәлим Вәлиев. Бикләндә туып, югары медицина белеме алган кешеләр дистәләгән, әмма космонавтларга хезмәт күрсәткәне бары ул гына! |