Языйк әле Сталинга
Тегүче Минниса карчыкны авылда белмәгән кеше юк.
Әгәр аның өенә төш вакытында яки кич-кырын барып керсәң, кече ягындагы, ягъни кухнядагы төтенгә аптырап каласың. Ә төтен йомры тимер мичтән чыга. Шунда аш пешә, шунда чәй кайный. Казан астына ягу юк - утын күп китә.
Төтен төтен инде ул, тимер мичне томалагач таралыр да бетәр, ә менә өе өстенә ишелсә, нишләрсең? Олы яктагы матчаның баш-башларында - терәү, тәрәзә аслары да урам яктан терәтелгән.
Өйне сипләтү нияте белән 1947 елны ук йөри башлады Минниса апа. Әмма «Молотов» исемендәге колхоз рәисе дә, Биклән авыл советы рәисе дә, балта осталары һәм бүрәнә юклыгын сылтау итеп, ярдәм кулы сузарга ашыкмады. Чаллы район башкарма комитетыннан да җылы тын чыкмады.
Инде 1948 елның феврале килеп җитте. Өй һаман кыеш-мыеш тора. Ярдәм итәр кеше юк. Олы улы Әдһәм сугыш кырларында ятып калды, ә кече улы Әгъдәм Бухарметов Польшада хезмәт итә иде. Кыскасы, бу йортта Минниса карчык үзе баш, үзе түш. Инде йөреп-йөреп тә рәт чыкмагач, көннәрдән беркөнне ул мине чакырды да: «Әйдә Сталинга языйк әле, Рәшит, бәлки файдасы тияр», - диде.
- Икебезне дә тотып япмаслармы соң? - дидем мин аңа каршы.
- Синең белән мин кирәк ие ди анда!
Көлештек тә изге эшкә керештек. Әлбәттә, башта Бөек Ватан сугышында җиңүне тәэмин иткәне өчен рәхмәтебезне белдердек. Аннан соң гына, борчуыбыз өчен гафу үтенеп, төп мәсьәләгә күчтек. Шунысы истә калган: хатта без җирле хакимият җитәкчеләренең исем-фамилия-ләрен атамадык, урындагы җитәкчеләр дип кенә күрсәттек. (Аларны тегендә алып китсәләр, нишләрсең, Рәшит гаепле була бит, Аллам сакласын!)
Хатны язып бетергәч, кычкырып укыдым, өстәмәләр, төзәтүләр дә керттек. Икебезнең дә баш йомры ич: Минниса апа Коръәнне гарәпчә рәхәтләндереп укый, ә мин Алабуга китапханә техникумының икенче курс студенты. Хатны гарәп хәрефләре белән яздык.
Ул көннәрдән соң ярты гасыр вакыт узса да, искә төшереп, гаҗәпләнеп куям: өч тиенлек марка ябыштырып Алабугадан салган хат җил-яңгыр тимичә ничек иясенә барып ирешкән? Әллә юлбашчыга адресланган хатка кагыласы булмагыз, дип өстән кисәткәннәр микән? Әллә гарәп хәрефләре белән язылганга, хуҗа үзе укыр әле, дип конвертны ачып та, кире салып куйганнармы?
Хатның эчтәлеген Сталинга җиткергәннәрдер дип тулы ышаныч белән әйтә алам, юкса, аны язганнан соң ике ай чамасы вакыт узгач, тол карчыкны өйле итмәсләр иде. Кырмыска оясына таяк тыккандай балта осталары да йөгереп килде, бүрәнәләр дә табылды.
Хат язган өчен миңа энәле-чәнечкеле сүзләр ирештермәделәр ирештерүен. Шулай да «Молотов» исемендәге колхоз рәисе Минниса апаны чакыртып: «Нишләп Юныс абзый малае юлбашчыбызны борчып хат язды икән?» - дигән.
Ул чордагы Кремль җитәкчеләренең халыкка файдалы гамәлләре дә күп булды, бу турыда онытмаска кирәк. Ә хәзерге сәясәтчеләр, Кремльдәге бүгенге җитәкчеләрнең дәрәҗәсе артсын дип, узган гасырдагы җитәкчеләрне гел кара буяуларга манып күрсәтәләр. |