Биби карчыкның өе кайсы?
Бу сорауны бирүчеләр - читтән ат җигеп килгән кешеләр. Тарантаста кечкенә нәниләре дә бар, аңа күп булса 4-5 яшьтер. Малай башын аска иеп тын гына утыра. Димәк, авырый ул сабый. Ә Биби карчык сабыйга да, абыйга да кулыннан килгән кадәр ярдәм итә. Ул халык медицинасында үзенең ысулларын кулланып, мактаулы урын алган кеше. Шуңа күрә аның яныннан авылдашлар гына түгел, Чаллының үзеннән дә, Зәй, Минзәлә районнарыннан да сырхау кешеләр өзелми иде. Эчем авырта дип зарланасың икән, башта ул олы яктагы такта аслык өстенә юка гына җәймә җәелгән тимер караватына яткырыр. Аннан соң әкрен генә уң кулы белән эчеңне капшап карар да диагноз куяр («Эчең төшкән, бавырың киңәйгән, бөерең кузгалган»). Әнә шулай үзенең шифалы кулларын тәндә йөрткәннән соң авыруны дөп-дөрес итеп бәяләр дә нинди үлән төнәтмәсе эчәргә, ашау диетасын ничек үтәргә икәнен аңлатыр. Тынгысыз карчык авыруга тагын фәлән көнне килерсең дип кабат очрашу көнен билгели. Хәзер бит берәр җиребез авыртса, врачка күренәбез дә ул кушкан таш сәдәфне бер-бер артлы йотабыз. Ә Биби карчыкның дәвалау принцибы — шифалы үләннәр, сылау-сыйлау, кирәк чакта үзенең көчен куллану иде. Көннәрдән беркөнне башым бик нык авырткач (бала-чага бит, берәр җиргә бәргәнмендер инде), аның янына кердем. Урындыкка утыртты да сантиметрлар билгеләнгән тасмасын алып башны ияк астыннан түбәсенә кадәр, ә аннан соң маңгайдан артка кадәр үлчәде, сантиметрларга карап алды. Ике кулы белән башны колаклар өстеннән кысты. Өч-дүрт минут узмагандыр, авыртудан җилләр исте. «Баш түбәң аерыла башлаган», — диде ул елмаеп.
Аяк яки кул тайса да, үзенең көчле куллары белән «ә» дигәнче урынына утырта иде.
Тагын шунысы бар: Биби карчык авыруны дәвалаган өчен беркайчан да берни дә сорамады. Хәленнән килгәне күпмедер акча бирде, акчасы юклар йомырка, май, он, бал белән исәп-хисап йөртте.
Биби карчык белән икебезнең араны якынайткан шөгыль - аның фронттагы уллары Сәхби һәм Вәҗи абыйларга хат язу иде. Башта алардан килгән хатны кычкырып укыйм. «Бу арада каргалар күбәеп китте әле» дигән сүзләрдән безнең частьларны бомбага тотуларын аңлап икебез дә кайгырабыз, «аяк киемнәрен алыштырачаклар икән» дигәннән безнекеләр һөҗүм башлаячагын сиземләп сөенәбез. Ул елларда бит «туп-турыга тут пошел» язарга ярамый, хәрби цензура кыр почтасына бара торган һәрбер хатны энә күзеннән үткәрә иде. Ә без инде авылдагы яңалыклар, күршеләр, абзардагы маллар, яраланып авылга бөтенләйгә кайткан солдатлар турында яза идек. Үзебез ачлы-тук-лы торсак та, ул турыда ләм-мим.
Алай дисәң, Биби әби үзе дә цензурадан ким түгел. Хатны язып бетергәч, кычкырып укыттыра, ошамаган җирләрен төзәттерә һәм хат улларының кайсысына адресланган булса да, ике сүзне өстәргә куша: бәдүх хитмир. (Бу сүзләрнең мәгънәсен ул вакытта нишләптер сорамадым. Инде хәзер шәһәребездәге кайбер муллалардан сораган идем, алар да белми.) Ә беркөнне тылсымлы сүзләрне язарга оныткач, таләпчән әби хатны кабат ачтырып, яздыртып куйды. Әллә шул сүзләрнең йогынтысы булды, әллә Биби карчыкның һәрвакыт намаз укып догада теләве ярдәм итте - язган хатларыбыз һәрвакыт иясенә барып ирешә иде.
...Инде эш беткәч, җырлап җибәрсәң дә була. Әбекәйнең үз репертуары, нечкә генә үз моңы бар. Бигрәк тә «Салкын чишмә» якын аңа. Әмма җырның кушымтасы башка, аныңча:
Тау астында салкын чишмә,
Су алмый калганым юк.
Таң алдыннан бер кош сайрый,
Җыламый калганым юк.
Табигать тудырган, Аллаһы Тәгалә илһам биргән табибә иде Биби карчык, урыны җәннәттә булсын, амин. Ни аяныч, Бикләндә аның изге шөгылен дәвам итүче варислар юк хәзер.
Көн саен намаз укып дога кылуның файдасы тигәндер, солдатлар икесе дә исән-имин Бикләнгә кайтып, гаилә корып яшәде. Сүз уңаеннан шунысын да әйтим, Сәхби абый Кызыл Армиянең май ае парадында катнашты. (Сталин заманында хәрби парадлар елга ике тапкыр - 1 Май һәм ноябрь айларында үткәрелә иде.)
Сәхби абый авылдагы мебель ясау артелендә - «Чулман»да эшләп, лаеклы ялга чыкты. Алтын куллы кеше иде, мәрхүм. Әнисе һәм әтисе Сәлах абзый кебек, ул да һәрвакыт юмор хисен үзенә юлдаш итте. Бервакыт, җәй көне иртән, йомыш белән мин аларга кердем. Сәхби абый ишегалдында утын яра, җәмәгате Маһинур апа бакча коймасы рәшәткәләренә, кояшта кипсеннәр дип, төрле зурлыктагы пыяла банкаларны кигертеп йөри. Сәхби абый утын ярудан туктады да тавышын күтәреп болай диде:
- Аерам мин, Рәшит, Маһинурны!
- Нишләп? Бик әйбәт торасыз бит, йорт-җирегез җиткән, ике малаегыз бар.
- Бозау миңа караганда авторитлырак. Кайтмый гына карасын, бөтен Бикләнне
айката, барыбер таптыра, алып кайтарттыра. Ә мин кичә малайлар белән эштән соң әзрәк кәккәч, пожарныига кереп йоклаганмын, нигә эндәшмәгән, алып кайтмаган ул мине?
Маһинур апа моның чираттагы шаярту икәнен белеп «ә» дә, «җә» дә димәде, әкрен генә өйгә кереп китте.
Күршесе Харрас абый да «Чулман»да эшләде. Анда сатлык зур чаналар барын белеп, өстенә сары тун киеп, сакал-мыек ябыштырып, Сәхби абый чана сатулашырга керә бер кичне. Янәсе, ул Удмуртиянең Алнаш районында яшәүче удмурт, колхозга чаналар бик кирәк, ансыз фермада эш бармый.
Билгеле инде, Сәхби абый тавышын да үзгәрткәч, күршесе аны танымый. «Ярты сәгать сатулашсак та, йөз илле тәңкәдән бер тиен дә төшмәде, - дип сөйләде икенче көнне Сәхби абый, - саран татар икәнсең, дип ачуланып чыгып киттем».
Сәхби абый да, Вәҗи абый да күптән гүр ияләре инде. Урыннары җәннәттә булсын, амин! |